news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салих Сәйдәшевка багышланган яңа арт-объект барлыкка килде

Эшнең авторлары - студентлар-архитекторлар.

Салих Сәйдәшевка багышланган яңа арт-объект барлыкка килде
http://tatar-congress.org/

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршында бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевка багышланган яңа арт-объект барлыкка килде. Бу хакта «Инде»гә инсталляция авторларының берсе — КГАСУ студенты Екатерина Захарова биргән интервьюга сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәти булмаган фотозона өчен бөек композитор Салих Сәйдәшевнең портреты алынган. Инсталляция Салих Сәйдәшевнең портретын күрергә мөмкин булган металлдан тора.

Эшнең авторлары — студентлар-архитекторлар. Узган елның маенда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган воркшопта проектны гамәлгә ашырачак җиңүче команда ачыкланган. Конкурсның төп бурычы — уникаль фотозона эшләү. Концепцияне дизайн-студиясе тормышка ашырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100