news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нәүрүз» онлайн форумында башка елга караганда ике тапкыр күбрәк кеше катнаша алган

VI «Нәүрүз» халыкара театраль-белем бирү форумы 8 – 17 июнь көннәрендә узды.

«Нәүрүз» онлайн форумында башка елга караганда ике тапкыр күбрәк кеше катнаша алган
https://kamalteatr.ru/

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Катнашучылар һәм оештыручылар «Нәүрүз» халыкара театраль-белем бирү форумының онлайн узуыннан канәгать, ләкин алга таба аның оффлайн булуын телиләр. Бүген Камал театрында оештыручылар ун көн дәвамында барган форумга нәтиҗәләр ясадылар.

Форумда Россиянең 33 регионыннан һәм БДБның дүрт иленнән 700 кеше катнашты. Форумның директоры Илфир Якупов әйтүенчә, башка елларда катнашучылар саны 300ләп булса, быел аны онлайн уздыру катнашучыларны арттыру мөмкинлеге биргән.

«Без катнашучылар арасында сораштыру да үткәргән идек. Күбесенең Казанга килеп оффлайн катнашасы килә. Ләкин быел андый мөмкинлек булмады. Без быел тамашачыны форумда катнаштыра алмадык. Хәтта кайчан ачыласыбызны да белмибез», — диде Илфир Якупов.

«Без үзебез дә зур дәрес алдык. Үз кулларыбыз белән тотып карап бу эшне аңладык. Әлбәттә, без ул белемнәребезне эштә кулланачакбыз», — диде ул.

Катнашучылар арасында үткәрелгән сораштыруларда «Түләүле булган очракта катнашыр идегезме?» дигән сорау да булган. Күпчелек уңай җавап биргән. Шулай ук нинди бәяләр булу мөмкинлеге дә фаразланган.

Нәтиҗәләр ясалганда педагоглар алга таба да Камал театры белән эшләргә әзер булуларын белдерделәр. Уфадан, Үзбәкстаннан, Казахстаннан булган катнашучылар оештыручыларга һәм педагогларга рәхмәтләрен җиткерделәр. 

  • «Нәүрүз» халыкара театраль-белем бирү форумында Татарстан, Россия, Польша, Колумбия, Бразилия, Германиядән 19 педагог 90 лекция һәм практик дәресләр үткәрде. Дәресләрнең гомуми вакыты 135 сәгатькә сузылды. 
  • VI «Нәүрүз» халыкара театраль-белем бирү форумы 8 – 17 июнь көннәрендә узды. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100