news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанның Стәрлебаш районында татар матбугатын яраталар
Башкортстанның татарлар күпләп яшәгән Стәрлебаш районында “90 еллыкны “Кызыл таң” белән дигән матур чаралар үтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 18 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның татарлар күпләп яшәгән Стәрлебаш районында “90 еллыкны “Кызыл таң” белән дигән матур чаралар үтте.
Күркәм бәйрәмгә әверелгән бу чаралар “Кызыл таң” татар газетасының 90 еллык юбилеена багышланды.
Стәрлебаш районы элек-электән милләтебезгә әллә күпме атаклы шәхесләрне бирә килгән. Укымышлы, белемгә, мәгүлүматка омтылган милләттәшләр яши биредә.
Татар газеталарын яраталар, аларны даими алдырып укыйлар биредә. “Кызыл таң” газетасын һәм аның канаты астында нәшер ителүче “Әллүки” журналын да өч меңнән артык кеше алдыра районда.
Стәрлебаш районы авылларында оештырылган чаралар барышында икенче яртыеллыкка газеталарга язылу да оештырылды. “Кызыл таң” белән “Әллүки”нең тугры абунәчеләренә бүләкләр дә тапшырылды.
Иң күркәм һәм колачлы очрашу райондагы иң зур татар авылы – Куганакбаш авылы мәдәният йортында үтте. Бу авылдагы 300гә якын йортта 900дән артык милләттәшебез яши. Һәр йортта диярлек “Кызыл таң”ны һәм “Әллүки”не алдырып укыйлар. Элемтә бүлегенә үз эшенең остасы Рәгыйдә Ягафәрова җитәкчелек итә. Почта элемтәсе тармагында 40 елга якын эшли икән инде ул.
Матбугатка язылу чорында шушындагы Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Гафур Корбангалиев та зур ярдәм күрсәтә. Беренче яртыеллыкка биредәге хуҗалык эшчәннәренә 60 мең сумлык газета-журналлар яздырткан ул. Икенче яртыеллыкка да шуннан ким булмаячагын ышандырды Гафур әфәнде.
Стәрлебаштагы очрашуларга Уфадан танылган татар шагыйрәсе Дилә Булгакова да барган иде. Һәр очрашуда татар матбугат басмалары турында мәгълүматлар бирде һәм үзенең иҗат җимешләрен укып ишеттерде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot