news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда китапханәләр китап бирү буенча гына эшне яңадан башлап җибәрде

Уку заллары Татарстанда карантин режимы йомшарганнан соң гына ачылырга мөмкин.

Татарстанда китапханәләр китап бирү буенча гына эшне яңадан башлап җибәрде
tatarstan.ru

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстан китапханәләре китапларны өйгә бирү өчен генә эшне яңадан башлап җибәргән, уку заллары әлегә ябык булып кала. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Китапханәләр китап бирү өлешендә хезмәт күрсәтү өчен генә эшли, уку заллары карантин режимы йомшарганнан соң ачыла», — диде Әюпова. Ул китап бирү буенча хезмәт күрсәтү шәхси тәртиптә башкарыла, дип аңлатты. Һәр кеше китапка заказ бирә ала, аннары билгеле бер вакытта килеп ала», — диде министр.

Татарстан бүгенге көннән Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрне йомшарту буенча чираттагы этапка күчә. ТР Хөкүмәте карары нигезендә, кайбер оешмалар, шул исәптән музейлар һәм китапханәләр эшкә керешәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot