news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Культура» каналы Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» фильмын күрсәтә

Хәрби драманы гомумроссия дәүләт телевизион каналында бүген кич һәм иртәгә иртән карап булачак.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 һәм Башкорстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан әдипнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» фильмы янә телевизион экранга чыгачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Сеңелкәш» фильмы «Культура» гомумроссия дәүләт телевизион каналында 18-19 апрельдә 19.45 һәм 10.05 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

Әлеге хәрби драманың (режиссеры - Александр Галибин) Бөтенроссия премьерасы 2019 елның сентябрендә булган иде.

Кинокартина киң аудиториягә исәпләнгән – ул балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булыр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100