Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Рудольф Нуриев үзе уйнаган фильмны күрсәткәннәр
Картина киноархивларда 40 елга якын югалган һәм Россиядә беркайчан да күрсәтелмәгән.
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 17 мартта Башкорт опера һәм балет театрында тантаналы рәвештә «Нуриев көннәре» ачылды.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, быел Рудольф Нуриевның туган көнен бәйрәм итү гадәти булмаган форматта узды — театрның Зур залында беренче тапкыр балет урынына бөек биюче төп рольне уйнаган «Венеция. Карнавал. Любовь» фильмы күрсәтелде.
Киноны күрсәтү алдыннан кичәнең кунаклары Башкортстан театры бинасында урнашкан дөнья балеты легендасы барельефына чәчәкләр салды. Кунаклар арасында Нуриевны якыннан белгән шәхесләр — аның коллегасы, СССРның халык артисты, «Русский балет» Мәскәү дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Вячеслав Гордеев һәм биюченең якын дусты дизайнер, скульптор һәм ювелир Лиза Сотилис (Греция — Италия) бар иде.
Театр музеенда Рудольф Нуриевның Венециядә төшкән фотосурәтләре күргәзмәсе ачылды. Аларның авторы — дөньяга танылган фотограф-документалист Грациано Аричи.
«Венеция. Карнавал. Любовь» фильмы 1981-82 елларда Италия кинорежиссеры Марио Ланфранки тарафыннан төшерелгән. Ул Рудольф Нуриев һәм аның катнашында документаль һәм нәфис фильмнар арасында аерым урын алып тора. Картина киноархивларда 40 елга якын югалган һәм Россиядә беркайчан да күрсәтелмәгән. Фильм торгызылды, рус теленә тәрҗемә ителде һәм беренче тапкыр Уфада күрсәтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз