news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил турнирында елның иң көчле көрәшчеләрен һәм тренерларын бүләкләделәр

Командалар арасында Әлмәт районы командасы җиңде.

Муса Җәлил турнирында елның иң көчле көрәшчеләрен һәм тренерларын бүләкләделәр
Энҗе Габдуллина

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Муса Җәлил турнирының ачылыш тантанасында «Ел көрәшчесе», «Ел хөкемдары», «Ел тренеры», «Ел журналисты» һәм «Ел командасы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. 

Узган елның иң яхшы көрәшчеләре булып Теләче командасыннан Ренас Кәлимуллин, Әлмәттән Радик Сәлахов һәм Кукмара командасыннан Раил Сәлахетдинов танылды.

Иң яхшы тренерлар номинациясендә ир-егетләр белән шөгыльләнгән Ильяс Билалов, Җәүдәт Хөсәенов, Илнур Хәйбуллин, яшь егетләрне әзерләүче Руслан Нургалиев, Таһир Әхкәмов һәм Айрат Миңнегалиев бүләкләнде. 

Иң яхшы хөкемдарлар исеменә Айдар Әхмәтҗанов, Динар Зиннәтуллин һәм Илһам Волков лаек булды.

Ел барышында узган ярышларда уңышлы чыгыш ясаган Әлмәт, Кукмара, Чаллы,  Балтач, Арча районнары, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары да бүләкләнде.

Ачылыш тантанасында көрәш ярышларын актив рәвештә яктырткан журналистларны да бүләкләделәр. Теләчедән Фәнил Нигъмәтҗанов, Балтачтан Нурзадә Сәмигуллина, Әлмттән Рәмилә Хәмидуллина, Түбән Камадан Виктор Шадрин, шулай ук «Ватаным Татарстан» газетасыннан Илнар Хөснуллин, «Шәһри Казан»нан Радик Сабиров, «Татарстан яшьләре»нән Атлас Гафиятов, «Татар-информ»нан Энҗе Габдуллина «Ел журналисты» исеменә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100