news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда Буада Бакый Урманчега багышланган музей төзеләчәк

«Рөстәм Миңнеханов проектларны эшләттерергә акча бүлеп бирде», — диде Буа якташлыгы президенты.

Киләсе елда Буада Бакый Урманчега багышланган музей төзеләчәк
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда татар рәссамы, сынчы, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманченың туган ягында — Буа районында музей төзеләчәк.

«Быел музейның проектын эшләп бетерергә, киләсе елда төзелеш планына кертергә тырышабыз. Музей өр-яңа бинада урнашачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проектларны эшләттерергә акча бүлеп бирде. Эшне ерып чыгарбыз дип ышанам», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров.

Аның әйтүенчә, Буада Бакый Урманче һәйкәлен дә куярга мөмкиннәр. «Хәзерге вакытта архитектор урынын сайлый. Эскизлар ясаттырабыз. Сынчыны әле сайламадык. Һәйкәл мәсьәләсе төгәл билгеле түгел», — дип аңлатты ул.

«Галим, текстолог Зөфәр Мөхәммәтшин белән Бакый Урманченың гарәп хәрефләре белән язылган шигырьләрен кирилл графикасына күчереп, аларны бастырып чыгарга уйлыйбыз. Татарстан китап нәшриятында махсус килешү белән эшне башлап җибәрдек. „Җыен“ нәшрияты белән дә эш башладык. Бакый Урманченың тормышы, иҗатына багышланган китабын быел ел азагына өлгертергә тырышабыз», — диде Ирек Закиров.

Буа якташлыгы президенты Бакый Урманченың рәсемнәре, сыннарына карап, аның бик мәрхәмәтле, йомшак күңелле кеше икәнен аңлап булуын әйтте. «Аның һәр эшендә татар рухы бар. Рәсемнәре милләттәшләребезнең күңел кылларын тибрәтә. Ул — милләтебез баласы, аның өчен җан атып йөргән кеше. Авырлыклар, гаделсезлекләр булса да, ул киң күңелле, юмарт кеше булып кала алган. Һәм бу аның рәсемнәрендә дә чагыла», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100