«Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Татарстанның рухи чишмәләре» фильмы күрсәтеләчәк

2019 елда картина XV Казан мөселман киносы фестивалендә иң яхшы документаль милли фильм дип танылды.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген, 18 мартта, Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә Юрий Гвоздьның «Татарстанның рухи чишмәләре» фильмын күрсәтәчәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган бушлай сеанс 13:00 сәгатьтә башлана.

2019 елда картина XV Казан мөселман киносы фестивалендә иң яхшы документаль милли фильм дип танылды.