news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнзилә Җәүһәрова Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчелегеннән китә

Филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова традицион мәдәниятне үстерү юнәлешендә 2002 елдан бирле җитәкчелек итә.

Фәнзилә Җәүһәрова Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчелегеннән китә
архив/Султан Исхаков

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова “Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры вазифасыннан китә. Бу мәгълүматны галимә үзе раслады.

“Татарстанда яшәүче халыкларның традицион мәдәниятен җыю, туплау, саклау һәм үстерү, шулай ук, татар халкының традицияләрен өйрәнү, аларны популярлаштыруга бәйле эш юнәлешләренең киләчәген, эш перспективалары күрмәдем. Шунлыктан Министрлык белән ике арадагы контрактны озайтмаска булдым”, - диде ул.

Министрлык әлеге мәгълүматны раслады, әмма алга таба да Җәүһәрова белән эшләргә теләге барлагын әйтте. Министрлык Үзәкнең эш юнәлешен фәнни-методик эшчәнлекне көчәйтүдә күрә. "Ул эштән китү турында карар биргән очракта, министрлык аны татар фольклоры буенча эксперт буларак җәлеп итергә тели”, - диде массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе Умида Гапарова.

Фәнзилә Җәүһәрова хәзерге вакытта ялда. Министрлыкның ведомство учреждениеләре җитәкчеләре хезмәт килешүләре нигезендә эш алып бара. Җәүһәрова белән хезмәт килешүенең вакыты 20 мартта бетә. "Хәзерге вакытта Фәнзилә Җәүһәровадан эшне дәвам итү буенча гариза кермәде”, - диде ул.

  • Фәнзилә Җәүһәрова 1997 елдан Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәгендә эшләде, 2002–2011 елларда үзәкне җитәкләде. 2011 елда Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәге белән Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәге берләштерелде.
  • Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни-методик эшчәнлек алып бара, шулай ук, “Түгәрәк уен”, “Идел-йорт”, “Уйнагыз, гармуннар” һ.б. популяр фестивальләрне оештыручы булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100