news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Микулай» фильмының продюсеры: Федераль артист хакына татар телен корбан иттек

Сентябрь аенда Питрәч районының керәшеннәр яши торган Талкыш авылында дүрт федераль актёр катнашында психологик этно-триллер төшерделәр.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Микулай» психологик этно-триллерын башта татар телендә төшерергә уйлаган булганнар. Соңрак, авторлар төркеме кинокартинага Виктор Сухоруков, Иван Добронравов, Варвара Шмыкова, Екатерина Агеева кебек федераль дәрәҗәдәге актёрларны чыкырып, «Микулай» фильмын рус телендә төшергән.

Бу хакта «Татар-информ»да узган журналистлар белән очрашуда «Микулай» фильмының сценаристы һәм креатив продюсеры Гөлнара Иванова сөйләде.

«Әлбәттә, без җирле актёрны сайлый ала идек. Без фильмыбызны күбрәк кеше күрүен телибез. Керәшен дөньясын күбрәк кешегә күрсәтәсебез килә. Шуңа күрә нәрсә белән булса да корбан итәргә туры килде. Әйе, кызганыч, без телне корбан иттек. Без ул фильмны тулысы белән татар телендә эшләп чыгарга теләгән идек. Әмма харизма, танылу дәрәҗәсе, федераль актёрлар бирә торган мөмкинлекләр бар. Алар мөһимрәк булды», — дип сөйләде фильмның продюсеры.

Искәртеп үтәбез, 2021 елның сентябрь аенда Питрәч районының Талкыш авылында дүрт федераль актёр катнашында «Микулай» дип исемләнгән психологик этно-триллер төшерделәр. Фильмның сценарие Мансур Гыйләҗевның «Микулай» пьесасы нигезендә язылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100