Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Микулай» фильмын төшерүчеләр: Керәшен авылларындагы ихласлыкка шаккатып кайттык
Фильмның авторлары керәшеннәргә генә хас җылылыкны күрсәтә алдык, дигән фикердә.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Микулай» психологик этно-триллерын төшерер алдыннан кино төшерүчеләр 15 керәшен авылында булган.
Бу хакта «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда «Микулай» фильмының сценаристы һәм креатив продюсеры Гөлнара Иванова сөйләде.
«Микулай»ны төшерер алдыннан, керәшеннәрне өйрәнү өчен 15 керәшен авылында булдык. Без шаккатып кайттык. Керәшеннәрнең тәртипле булуы, алар өчен гаиләнең ничек мөһим булуы, аларның бала күңелле, ачык булулары шаккаттырды. Безне үз туганнары кебек кабул иттеләр. Аларның ихласлыгына, җылы күңелле булуына шаккаттык. Моны «Микулай» фильмында күрсәтә алдык дип саныйм. Мин моңа шикләнмим», — диде Гөлнара Иванова.
«Керәшен авыллары халкы татар авылларыннан нәкъ шуның белән аерылып тора. Без булган керәшеннәрдә элеккеге җылылык сакланган», — дип өстәде фильмның режиссёры Илшат Рәхимбай.
Искәртеп үтәбез, 2021 елның сентябрь аенда Питрәч районының Талкыш авылында федераль күләмдә билгеле дүрт актёр катнашында «Микулай» дип исемләнгән психологик этно-триллер төшерделәр. Фильмның сценарие Мансур Гыйләҗевның «Микулай» пьесасы нигезендә язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз