news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Муса Җәлилгә багышланган фестивальнең гала-концерты була

Гала-концертта шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна һәм оныкчыклары катнаша.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Мәскәүдә «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри фестивальнең гала-концерты була. Ул Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең 116 еллыгына багышлана.

Фестиваль кысаларында Татарстанның төрле шәһәрләрендә — Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллыда сигез концерт узды. Концерт программалары белән Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева шөгыльләнә. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль төрле музыка коралларында уйнаучы һәм декламация белән шөгыльләнүче сәләтле балаларга иң яхшы концерт мәйданчыкларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә. Концертларда «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсында җиңүчеләр дә катнаша.

Мәскәүдә гала-концертта яшь һәм танылган артистлар чыгыш ясаячак. Бу Россиянең Зур театры солисты Марат Гали, Россиянең атказанган артисты Борис Львович, Татарстанның атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина һәм башкалар катнаша. Алар башкаруында Муса Җәлил шигырьләре һәм татар шагыйре сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. 

Яшь катнашучылар арасында шагыйрьнең оныкчыгы — скрипкачы, күпсанлы халыкара һәм Россия фестивальләрендә катнашучы Елизавета Малышева-Җәлил дә бар. Гала-концертта шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна һәм оныкчыклары катнаша, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100