news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Керәшеннәр турындагы «Микулай» этно-триллерын Моргенштернның операторы төшергән

Юра Данилов Тимати һәм Егор Крид белән дә хезмәттәшлек иткән булган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Микулай» фильмын Казанда туып үскән һәм Моргенштерн, Тимати, Егор Крид кебек федераль дәрәҗәдәге артистлар белән хезмәттәшлек иткән оператор Юра Павлов төшергән. Республика тарихында беренче төшерелгән этно-триллер керәшен авылында ялгыз яши торган Микулай язмышы турында.

Бу хакта «Микулай» фильмының режиссеры һәм продюсеры Илшат Рәхимбай «Татар-информ»да журналистларлар белән очрашуда сөйләде.

«Моргенштерн, Тимати һәм Егор Крид кебек җырчыларның клипларын төшергән Юра Павловның безнең проектта булуы безгә бик матур картина төшерергә мөмкинлек бирде», — дип сөйләде «Микулай» фильмы режиссеры.

Искәртеп үтәбез, 2021 елның сентябрь аенда Питрәч районының Талкыш авылында дүрт федераль актёр катнашында «Микулай» дип исемләнгән психологик этно-триллер төшерделәр. Фильмның сценарие Мансур Гыйләҗевнең «Микулай» пьесасы нигезендә язылган. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100