news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада актриса Рива Исхакова вафат

Актрисага 80 яшь була.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»).Уфада 80 яшендә Башкортстанның атказанган артисты Рива Исхакова вафат булган.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, аның танылган рольләре арасында Әнгам Атнабаевның «Балаларым минем» спектаклендә - Фәния, М. Бурангуловның «Башкорт туе» спектаклендә - Казнабикә һәм башка күп рольләр бар. Тамашачыларга аның күренекле режиссер Әнвәр Нурмөхәммәтовның «Ай кызы» телесериалында җитди драматик Әби роле бик ошады. Артист җәмәгать эшендә актив катнаша иде, диелгән хәбәрдә.

«Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Рива Авзал кызы Исхакова 1940 елның 5 гыйнварында БАССРның Чакмагыш районы Иске Үзмәш авылында туа. 1964 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң БАССРның хәзерге Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт драма театрына эшкә җибәрелә. 1966 елда Салават Башкорт драма театрына күчә.

1974-1995 елларда Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры актрисасы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100