news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Җәлил укулары»нда Чиләбе, Оренбург, Свердловски өлкәләре актив катнашкан

III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә барлыгы 40 меңнән артык гариза килгән.

Быел «Җәлил укулары»нда Чиләбе, Оренбург, Свердловски өлкәләре актив катнашкан
Рамил Гали

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Быел үтүче III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә иң актив катнашкан шәһәр һәм төбәкләрдән Чиләбе, Оренбург, Свердловски, Киров өлкәләре, Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург шәһәрләре санала.

«Ел саен „Җәлил укулары“ әдәби бәйгесендә катнашучылар саны арта бара. Быел бәйгедә катнашучылар саны 40 меңнән артып китте. Хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез әлеге бәйгедә теләп катнаша. Мәсәлән, Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Бельгия, Алжир, Йемен, Төркия һәм башка илләрдән гаризалар килде», — дип хәбәр итте Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыручылар.

Бүген Казанда III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантана дәвамында Җәлил шигырьләре төрле халык телләрендә яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100