news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артур Исламов һәм Эльза Заяри Татарстан буенча зур гастроль туры белән чыгыш ясаячак

Беренче концерт Артур Исламовның туган ягында - Актанышта узачак.

Артур Исламов һәм Эльза Заяри Татарстан буенча зур гастроль туры белән чыгыш ясаячак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 1 марттан республиканың шәһәрләре һәм районнары буенча танылган артистлар Артур Исламов һәм Эльза Заяриның зур гастроль туры башлана. Иҗади тандем тамашачыларга үзенең яңартылган «Бер сулышта» программасын тәкъдим итә.

Җырчылар тамашачыларга татарча әсәрләрне башкаруның бер җыр кысаларында жанрдан жанрга күчүне күзаллаган «кроссовер» стилен күрсәтәчәк, ди оештыручылар. Концертта тамашачылар тере музыка тыңлаячак.

«Безнең программаның уникальлеге — берничә музыкаль стильнең бергә үрелеп баруында. Универсаль башкаручылар буларак, без классиканы да, рок композицияләрен, совет чорында популяр эстрада җырларын да башкара алабыз», — дип билгеләп үтте Артур Исламов.

«Безнең максат — тамашачыга татар җырын яңа яңгырашта тәкъдим итә алырлык башкаручылар барлыгын күрсәтү», — ди ул.

«Бер сулышта» программасында тамашачы яратып өлгергән «Татар алга» һәм «Аспирин» кебек җырлар да яңгыраячак.

Беренче концерт Артур Исламовның туган ягында — Актанышта узачак. Концертлар Мөслимдә, Сарманда, Минзәләдә, Байлар Сабасында, Әтнәдә, Арчада, Балтачта, Кукмарада, Түбән Камада, Азнакайда була. 8 мартта җырчылар Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында, 24 мартта Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә чыгыш ясаячак.

  • Артур Исламов — опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты. Эльза Заяри — М. И. Глинка ис. халыкара конкурс лауреаты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100