news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәнгать мәктәпләрен ремонтлауны финанслау 1,6 тапкыр – 250 млн сумга кадәр арткан

Мәдәният учреждениеләрен модернизацияләү нәтиҗәсендә Татарстан халкында аларда үткәрелә торган чаралар белән кызыксыну арта.

Сәнгать мәктәпләрен ремонтлауны финанслау 1,6 тапкыр – 250 млн сумга кадәр арткан
архив tatarstan.ru

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елда Татарстанга сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга федераль бюджеттан 250,5 млн сум акча бүлеп биреләчәк, бу, узган ел белән чагыштырганда, 1,6 тапкыр күбрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта билгеле булды.

«Элек республикага сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга 150 млн сум бүлеп бирелгән иде. РФ Президенты Юлламасы кысаларында безгә сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга федераль бюджет 250,5 млн сум бирә — бу 2020 ел лимитлары», - дип хәбәр итте ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

Спикер республикада «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ул илкүләм проектның республика алдында «яңа уникаль мөмкинлекләр» ачуын искәртте. Ул өч федераль проекттан тора: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният». Республикада федераль бюджет катнашында мәдәният учреждениеләрен модернизацияләү үткәрелә һәм, нәтиҗәдә, кешеләрнең мәдәният өлкәсендәге чараларга кызыксынуы арта. Әйтик, узган ел республика мәдәният учреждениеләренә 28 миллионнан артык кеше килгән.

«Узган ел 489 млн сум акча җәлеп ителде. 2020 елга 618,9 млн сум планлаштырылган, шул ук вакытта республика бюджетыннан финанслау — 367 млн сум», — диде Ирада Әюпова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100