news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Кәрим Хәкимовка һәйкәл проектын ясауга бәйгене озайттылар

Һәйкәл Ленин исемендәге паркта Совет һәм Тукай урамнары чатында куелачак.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада Кәрим Хәкимовка һәйкәл проектын ясау конкурсын озайттылар. Гаризаларны 2022 елның 4 апреленә кадәр бирергә мөмкин.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Башкортстан Республикасында туган совет дипломаты Кәрим Хәкимовка һәйкәл өчен проект бәйгесен Мәдәният министрлыгы оештыра.

Һәйкәл Ленин исемендәге паркта Совет һәм Тукай урамнары чатына урнаштырыла.

Авторлар конкурста катнашу өчен гариза, проект, аңлатма кәгазен, графика материалын һәм смета-финанс хисабын агымдагы елның 4 апреленә кадәр тапшыра ала.

Алар Башкортстанның «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлегендә (Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 148) кабул ителә.


news_right_1
news_right_2
news_bot