news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Әкият-LAB» курчак театры лабораториясе башланды

«Әкият-LAB» театр лабораторисе 22 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Казанда «Әкият-LAB» курчак театры лабораториясе башланды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). «Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Әкият-LAB» курчак театры лабораториясе башланды.

«Театр лаборатория кысаларында өч спектакльнең эскизы әзерләнәчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әйтүенчә, лабораторияләр труппага тренинг булып тора. Лаборатория аша театрның репертуарын яңартырга мөмкин.

Эскизларны режиссёрлар Анна Брашинская, Светлана Озерская һәм Иван Пачин ясый. Рәссамнар — Екатерина Спиридонова, Ксения Шачнева.

«Әкият-LAB» театр лабораторисе 22 гыйнварга кадәр дәвам итә. Эскизлар тамашачыга шул ук көнне күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot