news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова кызыклы мәдәни вакыйгалар хакында социаль челтәрдә хәбәр итеп барачак

Социаль челтәрләрдә «Мәдәни ярдәмче» («Культурный помощник») рубрикасы башлана.

Ирада Әюпова кызыклы мәдәни вакыйгалар хакында социаль челтәрдә хәбәр итеп барачак
Солтан Исхаков

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова социаль челтәрләрдә махсус сәхифә ача. Ул биредә атнаның иң кызыклы мәдәни чаралары турында анонс биреп барачак.

«Социаль челтәрләрдә «Мәдәни ярдәмче» («Культурный помощник») рубрикасын башлап җибәрәбез. Ирада Әюпова аны үзе алып барачак», — диде министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов.

Министр үз күзлегеннән чыгып, атна дәвамында театрларда, музейларда һәм башка мәдәният учреждениеләрендә нинди кызыклы чаралар булачагын әйтәчәк.

Рубрика бүген старт алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100