news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның өч авылы тарихи җирлек статусын алды

Тарихи җирлекләргә юридик статус бирү өчен Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе 2020 ел дәвамында эш алып барган.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»).Стәрлетамак шәһәренең бер өлеше, Баймак районы Темәс авылы һәм Ишембай районы Верхотор авылы тарихи җирлек статусына ия булды. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карарына 2020 елның 30 декабрендә кул куелды.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, тарихи җирлекләргә юридик статус бирү өчен Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе 2020 ел дәвамында эш алып барган.

Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында төбәк әһәмиятендәге җиде тарихи җирлек исәпләнә. Элегрәк әлеге исемлеккә Мәләүз районының Воскресенское, Зиләир районының Зиләир, Краснокамск районының Николо-Березовка һәм Чишмә районының Келәш авыллары территорияләре дә кертелгән иде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы аңлатуынча, тарихи җирлек — «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында»гы Федераль закон нигезендә торак пунктка бирелә торган статус. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100