news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Горький музеенда — яңа мәдәни программа
20 гыйнвар көнне М.Горький музеенда “Раштуа очрашулары” дигән яңа программа тәкъдим ителә.
Скопировать ссылку
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бу көнне яшь тамашачылар Алман язучысы Эрнст Теодор Амадео Гофманның “Щелкунчик” әкияте геройлары белән очрашачак, шулай ук җырлар тыңлаячак.
Менә инде икенче ел рәттән М.Горький музее-мемориалында “Раштуа очрашулары” үткәрелә. Анда Казан театр училищесы иҗат коллективлары, Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбе, шәһәрнең Яңа Савин районы сәнгать мәктәбе, шулай ук Серафим Саровский приходының якшәмбе мәктәбе укучылары катнаша.
Серафим Саровский приходының якшәмбе мәктәбе каршындагы “Сказ” театр студиясе инде сигез ел эшләп килә. Әлеге коллектив — Бөтенроссия балалар театрлары фестивале дипломанты, ул шулай ук һәр ел саен “Сретение” яшьләр иҗаты фестивалендә дә чыгыш ясап килә. Горький музеенда да ул беренче генә тапкыр тамашалар тәкъдим итми. Аның Б.Васильев повесте буенча куелган “А зори здесь тихие…”, Г.Андерсен әкияте буенча сәхнәләштерелгән “Стойкий оловянный солдатик” әкияте музейга килүчеләр тарафыннан яратып кабул ителде.
Өч ел дәвамында эшләп килгән Серафим Саровский храмының “Распев” хоры, яшь булуына карамастан, үз тамашачыларын тапты, шәһәр күләмендә үткәрелгән күп кенә мәдәни чараларда үзен сынап карады.
Хорның репертуарында — халык көйләре һәм дини җырлар, рус композиторлары әсәрләре. Бу юлы да ул яшь тамашачылар игътибарына шулардан иң яхшыларын тәкъдим итәчәк, дип белдерә музейның матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot