news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тарлан» («Алмачуар») фильмының беренче кадрлары журналистларга тәкъдим ителде

Әлеге фильм — Татарстан белән Казахстанның уртак проекты.

«Тарлан» («Алмачуар») фильмының беренче кадрлары журналистларга тәкъдим ителде
«Almapictures» компаниясе

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Тарлан» («Алмачуар») фильмының беренче кадрлары журналистларга тәкъдим ителде. Бүген «Татаркино» оешмасы үзенең быелгы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Татарстан халыкара проект буларак, Үзбәкстан белән берлектә «Сөмбел» фильмын чыгарды, Казахстан белән берлектә «Тарлан» («Алмачуар») фильмы буенча эш бара.

Миләүшә Айтуганова фильм төшерү барышы белән таныштырды, фильмның исемен алыштыру сәбәпләрен ачыклап үтте. Аның әйтүенчә, бу башка төстәге өйрәтелгән ат сайлануы белән бәйле.

Фильмның Казахстан өлеше инде төшерелеп беткән. 2021 елда фильмның Татарстан өлеше төшереләчәк. Анда татар артистларының күпләп катнашуы көтелә.

«Татарстанда массакүләм күренешләр — сабантуй, ат чабышлары төшереләчәк», — диде Миләүшә Айтуганова.

  • Галимҗан Ибраһимов повесте буенча фильмны Казахстанның «Almapictures» кинокомпаниясе һәм Татарстанның «Татаркино» оешмасы төшерә.
news_right_1
news_right_2
news_bot