news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк

Фильм проекты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы»на кертелгән.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк. Бу яңалыкны Татарстан кинематографиясе эшчәнлегенә ел нәтиҗәләре ясаганда Миләүшә Айтуганова әйтте.

«Бу минем өчен бик шатлыклы хәбәр. Мин татар классикасын экраннарга чыгару буенча эш алып барам. Мәдәният министрлыгының безгә шушы мөмкинлекне бирүе билгеле булды», — диде «Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова.

«Без — кырык беренче ел балалары» — кинопродюсер Миләүшә Айтуганованың татар классик әсәрләрен экранлаштыру проектының дәвамы булачак.

Фильм проекты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы»на кертелгән. Фильм бары тик татар телендә булачак.

Әлегә фильмның киносценариесе дә, аны кем төшерәсе дә билгеле түгел. Әмма матбугат конференциясендә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты, артист һәм кинорежиссёр Рамил Төхфәтуллин, кино һәм театр артисты Ирек Хафизовлар әлеге проект белән кызыксынуларын яшермәделәр. Тәкъдим булган очракта алар алынырга әзер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100