news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли киемле ана һәм балалар» Бөтенроссия фотобәйгесе игълан ителде

Конкурста катнашу өчен Россия халыкларының милли киемнәрен киеп фотога төшәргә кирәк.

«Милли киемле ана һәм балалар» Бөтенроссия фотобәйгесе игълан ителде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). «Милли киемле ана һәм балалар» дип аталган Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул итү башлады. Анда шулай ук әтиләр, әбиләр, бабайлар һәм башка туганнар да катнаша ала. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Проект Яшьләр эшләре буена Федераль агентлыкның грант ярдәме белән тормышка ашырыла һәм милли киемнәрдәге мәдәни күптөрлелек аша Россия халыкларының милли колоритын һәм тәңгәллеген күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Конкурсантлар фотога төшкәндә Россия халыкларының милли киемнәрен үзләре сайлап алалар. Катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк: www.ethno-photo.com.

Нәтиҗәләр 2020 елның 1 мартында Мәскәүдә (Халыкара Сәүдә Үзәге, Конгресс Холл) узачак фотокүргәзмәдә ясала. Анда 50 финалистның рәсемнәре тәкъдим ителәчәк, алар арасыннан 10 җиңүче сайлап алына. Иң яхшы эшләрнең авторларына кубоклар һәм дипломнар тапшырылачак.

Конкурста катнашу шартлары белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://www.ethno-photo.com/.

Теркәлү ачылган. Катнашу бушлай. Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистларның эшләреннән каталог төзеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100