news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан кинематографиясенең 95 еллыгын бәйрәм итәләр

Киләчәктә Татарстан кинематографиясе тарихы музее ачылачак.

Казанда Татарстан кинематографиясенең 95 еллыгын бәйрәм итәләр
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бүген «Мир» кинотеатрында Татарстан кинематографиясенең 95 еллыгына багышланган тантана була. Татарстан киносы бәйрәменә республиканың кино тармагы ветераннары, Татарстан киноучреждениеләре хезмәткәрләре, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән иҗат коллективлары, «Татаркино»ның дуслары һәм партнерлары чакырылган. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

«Мир» кинотеатры бинасында уникаль күргәзмә экспозициясе оештырыла, ул киләчәктә Татарстан кинематографы тарихы музееның нигезе булыр дип ниятләнә.

Кино яратучылар өчен тагын бер күңелле сюрпризны Татарстан Кинематографистлар берлеге әзерләгән. «Вакыт сулышы» күргәзмәсе – «Мир» кинотеатрының тагын бер бизәге булачак. Күргәзмәдә кинокамералар, кинопроекторлар, кино төшерү һәм күрсәтү процессы белән бәйле башка уникаль предметлар белән якыннан танышып чыгарга мөмкин.

Юбилей тантаналары 22 декабрьдә дә дәвам итәчәк. Бу көнне «Мир» кинотеатрында Татарстан фильмнарының ретроспективасы тәкъдим ителәчәк.

«Совет кинематографының 100 еллыгы һәм Татарстан кинематографының 95 еллыгы билгеләп үтелә. Бу Татарстан кинематографының Советлар Союзында Ленин тарафыннан кинематография турындагы Декрет имзаланган соң үз үсешен башлавы турында сөйли. Әлбәттә, бездә документаль кино бик яхшы алга китә, чөнки кинохроника студиябез бик көчле иде», — дип хәбәр итте «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.

«Татаркино» учреждениесенең Казанда «Мир» кинотеатры, Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә ике филиалы бар. Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм Россиянең күп кенә төбәкләре белән кинопрокат буенча хезмәттәшлек җайга салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100