news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Гыйбатдинов: Яшь буын утырып җыр тыңлый белми

Чувашия Республика татарларының милли-мәдәни мохтарияте Милли этник эстрада җыры иҗади лабораториясе үткәргән.

Фәрит Гыйбатдинов: Яшь буын утырып җыр тыңлый белми
архив/Султан Исхаков

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чувашиянең Урмай авылында татар, чуаш, адыгәй, рус җырлары нигезендә Милли этник эстрада җыры иҗади лабораториясе үткәрелгән. Әмма аны карарга яшь буын бик аз килгән. Бу хакта Чувашия Республика татарларының милли-мәдәни мөхтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

Милли этник эстрада җыры иҗади лабораториясе Чувашия Республика татарларының милли-мәдәни мохтарияте планы буенча үткәрелә. Ул мохтариятнең "Кәрван мирас-3" социаль проекты. Проектның максаты - милли этник эстрадага күзәтү, аның бүгенгесе һәм киләчәгенә иҗади караш.

Лабораториянең осталык дәресләрен Адыгәй Республикасыннан килгән адыгәй җырчысы Адам Ачмиз, чуаш җырчысы Георгий Перьев, татар җырчылары Азат Фәсхетдинов, Илнар Хисамов, Илдус Шәйдуллин, рус җырчысы Ольга Кокшина алып барган. Этник җыр буенча эксперт вазифаларын да җырчылар үзләре үтәгән.

“Шунысы аяныч - залда тамашачы әллә ни күп түгел, нигездә Урмай мәктәбе укучылары һәм укытучылар иде. Белмим, халык ни булганын аңламадымы, әллә андый чарага ихтыяҗы юкмы? Миңа калса, яшь буынның утырып концерт карарга тәрбиясе җитми, җыр тыңлау культурасы аксый. Барысы да аягүрә эшләнә, яшь буын авылда булган концертларга да йөрми”, - дип борчыла Фәрит Гыйбатдинов.

“Миңа әлеге чара бик ошады. Этник җырлар һәр милләттә дә бар, аларның аутентик халәте замана теленә күчәргә омтыла. Димәк аның яңгырашы да заманча булырга тиеш. Әлегә ул омтылыш бик сай, шулай да өметсез түгел. Безгә милли сәнгать өлкәсендә эшлисе дә эшлисе. Бигрәк тә киләчәк буын арасында”, - ди ул.

Бүген Урмай мәдәният йортының этнография үзәгендә гармунчылар һәм башка милли уен коралларында уйнаучылар ярыша. Ярышта Казаннан Татарстанның Арча, Кайбыч районыннан, Чувашиянең Чабаксар, Шөмерле шәһәрләреннән, Батыр, Комсомол, Шемурша районнарыннан, Түбән Новгородның Сергач районнарыннан милли уен коралларында уйнаучылар катнаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100