Башкортстандагы яшь татар җырчысы Вәсилә Фаттахова яңа программа тәкъдим итә

Башкортстандагы яшь татар җырчысы Вәсилә Фаттахова яңа программа тәкъдим итә

(Уфа, 17 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы яшь татар сәнгатькәрләре арасындагы иң популяр җырчы Вәсилә Фәттахова, биш ел тәнәфестән соң, яңадан сәхнәгә кайтып җыр-моң сөючеләрне үзенең кабатланмас моңы белән куандыра башлады. Өр-яңа мәдәни программасын әзерләп бетеп, республика районнарында иҗат сәфәрен башлап җибәрде ул. Әлеге матур тамашасын Вәсилә Фәттахова татарлар белән башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә дә күрсәтергә ниятли.

Вәсилә Фәтахова, зур сәхнәгә менү белән үк, бар халыкның сөекле җырчысына әйләнгән сәнгатькәрләребезнең берсе ул. Үзенең зур сәхнәдәге иҗатын танылган җырчыбыз Айдар Галимов җитәкләгән “Айдар” тетар-студиясендә башлап җибәргән һәм шунда тәүге чирканчык алган яшь талант иясе беренче җырлары белән үк әсир итте. Аның башкаруындагы “Туган як”, “Ялгыз миләш”, Әйтелмәгән мәхәббәт” кебек эстрада җырлары, шулай ук халкыбызның рухи ядкарьләренең берсе – “Шахтер җыры” искитмәле матур, үзенчәлекле яңгырый. Бу җырлар хәзер көне-төне төрле радио каналларында яңгырый, бихисап аудио һәм компакт тәлинкәләргә язылган алар.

Мәктәптә укыган елларында ук, Вәсилә Фәттахованың җырчылык таланты ачыла, Шул елларда ук урта мәктәп белән беррәттән иузыка мәктәбендә дә белем ала ул. Аннан соң Учалы шәһәрендәге музыка училищесында сәнгать серләренә өйрәнә талантлы кыз. Ә инде Уфага килгәч тә Вәсиләнең үзенчәлекле моңлы тавышын ишеткән Айдар Галимов аны үз театр-студиясенә эшкә ала. Андагы талантлы артистлар белән бергә иҗат итү күп нәрсә бирә Вәсиләгә.

Сәнгать дөньясыннан бөтенләйгә китеп һәм барлык тамашачыларны нәүмиз калдырып, Вәсилә Фәттахова югары уку йортына укырга керде һәм икътисад буенча белем алды. Әле менә кулына диплом алгач, тамашачыларның гозерен исәпкә алып, яңадан сәхнәгә кайтырга булды талантлы яшь җырчы. Әмма ул моны һөнәри җырчы юлына басуы булмавын әйтә. “Мин икътисадчы буларак, үземнең эшемне ачтым, - ди Вәсилә. – Ә яңа концерт программасын әзерләп, иҗат сәфәренә чыгуым бу минең күңелем өчен һәм иҗатымны яраткан тамашачыларымның теләген үтәү йөзеннән эшләнгән гамәл”.

Әле декабрь дәвамында Вәсилә Фәттахова үзенең иҗатташ дуслары белән Башкортстанның бик күп районнарында һәм шәһәрләрендә чыгыш ясаячак.