Татарстанның халык артисты Равил Харисов вафат

Казан шәһәр филармониясе солисты Равил Харисовка 72 яшь иде.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты Равил Харисов вафат, Бу хакта Казан филармониясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Казан шәһәр филармониясе солисты Равил Харисовка 72 яшь иде.

Равил Харисов — Татарстанның халык артисты. Ул 1948 елның 11 августында Казан шәһәрендә туган.