news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Харисов иртәгә «Сәйдәш» мәдәният үзәгеннән соңгы юлга озатылачак

Татарстанның халык артисты Равил Харисовка 72 яшь иде.

Равил Харисов иртәгә «Сәйдәш» мәдәният үзәгеннән соңгы юлга озатылачак

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Равил Харисов иртәгә «Сәйдәш» мәдәният үзәге ишегалдыннан соңгы юлга озатылачак. Бу хакта хатыны Ирина Харисова хәбәр итте.

«Ул беркайчан да йөрәгенә зарланмады. Ковид та түгел. Бәлки тромб өзелгәндер дип уйлыйм инде. Аның аякларындагы веналарга операция булган иде. Авырмады да, авырта дип зарланмады да», — диде хатыны Ирина «Татар-иинформ» хәбәрчесенә.

Равил Харисов фатир түләүләрен түләп почтадан кайтканда урамда егылып җан биргән. «Ашыгыч ярдәм» килгәндә ул инде исән булмаган.

Җырчы белән хушлашу мәрасиме «Сәйдәш» мәдәният сараеның арткы ишегалдында булачак. Вакыты 11.00 сәгатьтә дип билгеләнгән.

«Әлегә җирләү урыны билгеләнмәгән. Әти-әнисе янына Яңа татар бистәсе зиратына җирләрбез дигән идек. Әмма анда җирләү мөмкинлеге юк диләр. Озату мәшәкатьләре белән Казан филармониясе шөгыльләнә», — диде Ирина Харисова.

Татарстанның халык артисты Равил Харисов 1948 елның 11 августында Казан шәһәрендә артистлар гаиләсендә туган. Казан филармониясе солисты иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100