news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан төшкән чәч бөртеген Казандагы күргәзмәдә карап булачак

Ислам мәдәнияте музеенда «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсендә гарәп, фарсы, госманлы һәм иске татар телләрендә язылган кулъязмалар һәм басма китаплар да була.

Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан төшкән чәч бөртеген Казандагы күргәзмәдә карап булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 21 ноябрьдә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәнең төп экспонаты — Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакалыннан төшкән чәч бөртеге — Төмән музеенда инде йөз елга якын сакланган мөселман реликвиясе була. Бу турыда «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күргәзмә Төмән өлкәсе музейлары белән берлектә оештырылган. Экспозициядә Себер татарларының традицион костюмы, зәркән бизәнү әйберләре, Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның этник үзенчәлекләрен чагылдыра торган фотодокументлар тәкъдим ителә.

1808 елда Емельян Корнеев ясаган һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында саклана торган офортлар Себер татарларының типажларын, аларның костюмнарын, бизәнү әйберләрен һәм көнкүрешен чагылдыра.

XVII гасыр ахыры — XX гасыр башында барлыкка килгән гарәп, фарсы, госманлы һәм иске татар телләрендә язылган кулъязмалар һәм басма китаплар экспозициядә аерым урын алып тора.

Күргәзмә 2021 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100