Эдвард Радзинский Казанда “Хатын-кызлар патшалыгы” программасын тәкъдим итә

Бу хакта бүген “Татар-информ” МА матбугат-конференциясендә сөйләшү булды

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 19 ноябрь көнне сәгать 19.00 дә Казанның “Корстон” комплексында язучы, драматург, телевидениедә алып баручы һәм “Беренче канал”, “Культура” телеканалларында программалар авторы Эдвард Радзинский чыгыш ясаячак. ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган кичәдә “Серле Россия” яңа циклыннан “Хатын-кызлар патшалыгы” программасы тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк.

Әлеге чара уңаеннан бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Эдвард Радзинский катнашында матбугат конференциясе үткәрелде. Аны агентлыкның генераль директоры Леонид Толчинский алып барды.

“Тарихны күпләр укытучы дип атый, кызганыч, әмма ул укытучы түгел, ә күзәтчелек итүче. Кешеләр үткәннәр сабагын аңламаган очракта, ул тарих бик каты китереп сугарга мөмкин, - дип сүз башлады танылган шәхес журналистлар белән очрашуны. – Мин сөйләячәк тема Россиянең 5 патшабикәсенә кагыла. Россиядә хатын-кызлар һәрвакыт билгеле бер халәттә булган, ягъни хатын-кыз булып тууы белән үк ул үз язмышын хәл иткән.”

Тарих белән тирәнтен кызыксынучы язучы фикеренчә, хатын-кызлар идарә иткән XVIII гасырда мәхәббәт сәясәт белән идарә итә алган һәм патшабикәләрнең кызыклы, үзенчәлекле, һәркайсының үз мәхәббәт тарихы булган. Казанлылар һәм башкала кунаклары алдындагы чыгышында Эдвард Радзинский шул хакта сөйләячәк.

Аның сүзләренчә, программа белән бергә, ул бу темага китап язу белән дә шөгыльләнә. Ә чыгышларына ул алдан әзерләнми.

“Халык алдында чыгыш ясавым лекциягә әверелергә тиеш түгел. Мин үземне шул мизгелдә борчыган нәрсәләр хакында сөйлим. Минем бер чыгышым икенчесенә беркайчан да, бер ягы белән дә охшамаган”, - дип ассызыклады Э. Радзинский.

Хәзерге Россиянең сәясәтенә тәэсир итәрлек хатын-кыз сәясәтче юк, дип саный, аның сүзләренчә, Екатерина II кебеге әле тумаган. “Россия − сәяси яктан тулысынча ир-атлар иле”, - диде ул журналистларга.