news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры яңа баш режиссёрын тамашачысына тәкъдим итте

Театр үзенең 85 нче юбилей сезонын ачты.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә театры яңа сезон ачылу тантанасында тамашачысына яңа баш режиссёрын тәкъдим итте. Әлеге вазифага быелның август аенда Булат Бәдриев билгеләнгән иде.

Яңа баш режиссерны театр директоры Илнур Гайниев тәкъдим итте. «Сез аны барыгыз да яхшы беләсез. Минзәлә театры тарихында якты эз калдырган Илүсә һәм Фәез Бәдриевларның уллары ул. Бәдриевлар — данлыклы нәсел», — диде ул.

«Ниһаять, сезнең белән күрешергә насыйп булды. Ходайның рәхмәте белән туган якларга кайттым. Туган театр коллективына мине кабул иткәне өчен зур рәхмәт. Без әле сезнең белән әле бик күп премьераларда очрашырбыз», — диде Булат Бәдриев тамашачы алдына чыгып.

Заманында иҗат эшчәнлеген Минзәлә театрында башлаган Булат Бәдриевның коллективка әйләнеп кайтуын тамашачы озак алкышлар белән бәяләде.

«Безнең сезон ачылу символик көнгә — театрга нигез салган шәхес Сабир абый Өметбаевның туган көненә туры килде. Бүген аның тууына 113 ел. Быел безнең театрыбызга 85 ел тулса, бинабызга — 125 ел», — дип дәвам итте театр директоры Илнур Гайниев.

«Бер сезон сизелми дә узып киткән. Бу сезонда күп эшләр эшләнгән. Бәби театрлары форумы уздырдык, киләчәктә аны зур масштабларга күтәрергә исәп. Сабир аганың туган ягында аның бюстын ачтык», дип санап үтте ул.

Традиция буенча, спектакль алдыннан үткән сезонга нәтиҗә ясалды. Сезонның иң уңышлы рольләрен башкарган артистлар билгеләп үтелде. Аларга министрлыкның, районның һәм театр дипломнары тапшырылды.

Тамашачы коллективка яңа килеп кушылган яшь артистларны алкышлап каршы алды. Аларга театр режиссёры Дамир Сәмерханов символик грим савытлары тапшырды.

Яшь артистлар театр директоры Илнур Гайниев кулыннан беренче акчалата премияне алдылар. Монысы да яшь артистларга башлангыч чорда ярдәм итә торган театр традициясе дип аңлатты директор.

Минзәлә театры үзенең юбилей сезонын Флорид Бүләков пьесасы буенча куелган «Сөясеңме, сөймисеңме?» премьерасы белән ачты. Спектакльне сәхнәгә башкорт режиссёры Илсур Казакбаев куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100