news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниевның «Адәмнәр» спектакле эпизодлары ачлык турында фильмга керәчәк

Документаль фильмны язучы һәм публицист Александр Архангельский һәм режиссер Татьяна Сорокина «Культура» каналы өчен әзерли.

Илгиз Зәйниевның «Адәмнәр» спектакле эпизодлары ачлык турында фильмга керәчәк
Театрның матбугат хезмәте

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» курчак театрының «Адәмнәр» спектакле эпизодлары егерменче еллардагы ачлык турында «Культура» каналы төшергән документаль фильмга керәчәк.

Язучы һәм публицист Александр Архангельский фильмны төшерү командасы белән Казанга килеп, театр рөхсәте белән спектакльнең кайбер күренешләрен төшергән.

«ХХ гасыр башындагы ачлык миллионлаган гомерләрне алып китте. Бу тарих турында бик сөйләмәскә тырыштылар. Без моны төзәтергә телибез һәм сөйләр сүзебез бар дип саныйбыз. Без фаҗига, каһарманнар һәм кешелеклелек турында фильм әзерлибез», — дигән оештыручылар.

Фильм тарихчылар белән интервьюлар, хроника кадрларыннан торачак. Фильмның режиссеры - Татьяна Сорокина.

Казанда бу темага спектакль чыгуын ишеткәч, кино төшерү командасы театр белән элемтәгә кергән.

«Адәмнәр» курчак спектакле Галимҗан Ибраһимовның шул исемдәге әсәре нигезендә «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев тарафыннан куелган. Спектакльдә ике артист уйный — Альбина Шаһалиева һәм Дилүс Хуҗәхмәтов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100