news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш ансамбле халыкара фестивальдә икенче урынны яулады

«Иделкәй» татар музыка коллективы чыгышы белән жюрины әсир итте.

Тәтеш ансамбле халыкара фестивальдә икенче урынны яулады
«Авангард» газетасы

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Тәтеш артистлары — «Иделкәй» татар ансамбле «Казан сөлге» V Халыкара халык сәнгате фестиваль-конкурсында икенче урынны алды. Бу хакта «Авангард» газетасы яза.

Талантлы башкаручылар жюрины үз чыгышлары белән әсир итте. Музыкаль коллектив җитәкчесе — Тәтеш үзәкләштерелгән клуб системасы методисты Рамил Хәйбуллина.

Быел конкурс онлайн-режимда узды.

«Конкурс онлайн узды, әмма барыбер бик дулкынландык. Безнең коллектив шактый яшь, иҗатыбызны югары бәяләүләренә без бик шат», — дип сөйләде коллективта катнашучы Сания Сәмигуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot