news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы башлыгы «Йолдызлык 2020» фестивалендә катнашучылар белән очрашты

Җитәкче артистларга Боз сараенда шуу өчен сертификатлар тапшырды.

Әгерҗе районы башлыгы «Йолдызлык 2020» фестивалендә катнашучылар белән очрашты
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 17 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Дания Абзалиева). Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев «Созвездие–Йолдызлык-2020» телевизион фестиваленең суперфиналында катнашучылар белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Созвездие — Йолдызлык 2020» фестиваленең суперфиналына барып җиткәнче, аларга катлаулы да, кызыклы да юл узарга туры килгән. Болар — репертуар сайлау, костюмнар әзерләү, дистәләгән репетицияләр. Аннан район күләмендә сайлап алуда катнашу, зона этабында чыгыш ясау һәм, ниһаять, Казанга барып җитү. 

Очрашуда нәкъ менә әлеге сынауларны уңышлы узган сәхнә осталары катнашты. Менә алар: Рината Гозәерова (район Мәдәният сарае, җитәкчесе — Елена Скворцова) — «Вокал-соло» номинациясе, Әмирхан Закиров (Красный бор, Гөлнара Сайранова) — «Конферанс» номинациясе.

Суперфиналда III урынга лаек булган «Хыял» бию ансамбле (Иж-Бубый, Гөлшат Җәләлетдинова) егет-кызлары очрашуны чыгышлары белән дә бизәделәр. Нәни сүз остасы Әмирхан да шигъри шаян сәламләве белән сөендерде. 

«Әгерҗе районында шундый талантлы балалар яшәве, аларның республика күләмендәге проектларда катнашып матур җиңүләр яулавы сокландыра. Сезгә һәм остазларыгызга олы рәхмәтемне җиткерәм. Алга таба тагын да югарырак уңышлар юлдаш булсын, — дип теләде Азат Вәлиев. 

Җитәкче артистларга Боз сараенда шуу өчен сертификатлар тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100