Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган кичә була
Бәйрәм кичәсендә татар халык җырлары, классиклар һәм популяр композиторларның әсәрләре яңгыраячак.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Мине танырсыңмы» дигән музыкаль-шигъри кичә узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм кичәсендә татар халык җырлары, классиклар һәм популяр композиторларның әсәрләре («Соңлама», «Казан кичләре», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Ялгыз аккош», «Зәңгәр кыңгыраулар» һ.б.) яңгыраячак. Тамашачылар игътибарына шулай ук рояль, скрипка һәм виолончельгә кушылып башкарылган җанлы музыка да тәкъдим ителәчәк.
Халыкара өлкәннәр көне БМО Генераль Ассамблеясе карары белән 1991 елның 1 октябреннән бирле ел саен үткәрелә. Быел ул 30нчы тапкыр билгеләп үтеләчәк.
Шул ук көнне Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә чираттагы иҗат сезоны ачыла. Анда үзәк коллективлары һәм солистлары катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз