news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Урал батыр» эпосы буенча мюзикл әзерлиләр

«Урал батыр» эпосы аша тарих турында сөйләргә була, ди мюзиклны куючылар.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Фәйзи Гаскаров исемендәге халык ансамбль «Урал батыр» борынгы башкорт эпосы буенча мюзикл өчен номерлар әзерли. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Урал батыр» эпосы аша безнең тарих, безнең халык турында сөйләргә була. Фольклориада алдыннан болар мюзиклга әвереләчәк. Хәзер әлегә аерым номерлар — «Хомай», «Ай кызы» биюләре, аларны бер мюзиклга берләштерергә мөмкин булачак, - диелгән хәбәрдә.

«Урал-батыр» — башкорт фольклорының иң зур һәм борынгы эпик әсәре. Ул 1910 елда Башкортстанның ерактагы районнарында урнашкан авылларга этнографик экспедиция вакытында фольклорчы Мөхәмәтша Бурангулов тарафыннан язып алынган. Хикәят яхшылык белән начарлык көрәше, максатка ирешү өчен үзеңне корбан итү һәм батырлык турында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100