Иҗатчы яшьләр «Безнең җыр» лабораториясендә язылган җырларны яңа буын җыры дип саный

1 октябрь көнне Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты була.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Безнең җыр» иҗат лабораториясен кысаларында иҗат ителгән җырларны иҗатчы яшьләр үз буыны җыры дип саный. Әлеге фикерне проектның гала-концертына багышланган матбугат конференциясендә яшь композитор Зөлфәт Вәлиуллин җиткерде.

«Проектта катнашучылар бик тә якын кешеләр. Алар белән таныш идек. Әмма кеше белән бәйләнешкә кереп китү өчен этәргеч булырга тиеш. „Безнең җыр“ лабораториясе безнең өчен этәргеч булды», — ди Зөлфәт Вәлиуллин. Ул «Безнең җыр» дигән исемне «безнең буын җыры» дип аңлавын ассызыклады.

«Калеб» яңа буын яшьләр җыены лидеры һәм Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова әлеге исемне шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин тәкъдим итүен искә төшерде. «Бу сүздә пафос та юк. „Без ничек булдырабыз — шулай эшлибез“ дигән кебек. Бу исем бүгенге яшьләрнең нәрсә белән яшәвен һәм нинди сәләткә ия булуын аңлата», — диде ул.

«Бу җырлар заказ буенча эшләнмәгән. Алар — безнең йөрәктән чыккан кичерешләр. Җырлар язылганда башкаручыларның фикере дә ишетелде. Бу безнең өчен бик кыйммәт», — диде җырчы Илүзә Хуҗина.

  • 1 октябрь көнне Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты була. Концертта лаборатория финалына узган 20 җыр яңгыраячак. Артистлар җырларын Кәрим Тинчурин исемендәге театр оркестрына кушылып башкарачак. 
  • «Безнең җыр» иҗат лабораториясен «Калеб» яңа буын яшьләр җыены гамәлгә куйды.