Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Безнең җыр» иҗат лабораториясе алга таба да дәвам итәчәк
1 октябрь көнне Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яшь иҗатчыларның «Безнең җыр» иҗат лабораториясе алга таба да дәвам итәчәк. Бу хакта «Калеб» яңа буын җыены лидеры Гүзәл Сәгыйтова проектка багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең икенчесе булачак. Чөнки тәмамлау иң җиңел юлларның берсе. Ә менә дәвам итү авыррак. Без авыр юлны сайларга күнеккән — тырышып караячакбыз», — диде ул.
Гүзәл Сәгыйтова лабораториядә катнашкан яшьләрнең җыр язуга бәйле башка конкурсларда да катнаша алуларын ассызыклады.
1 октябрь көнне Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты була. Концертта лаборатория финалына узган 20 җыр яңгыраячак. Артистлар җырларын Кәрим Тинчурин исемендәге театр оркестрына кушылып башкарачак.
«Безнең җыр» иҗат лабораториясен «Калеб» яңа буын яшьләр җыены гамәлгә куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз