news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Җамал татарлар яшәгән илләргә баручы делегациядә шагыйрь булырга тиеш дип саный

«Татар шигърияте» экспедициясе Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка тәкъдим ителде

Рифат Җамал татарлар яшәгән илләргә баручы делегациядә шагыйрь булырга тиеш дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан делегациясе татарлар яшәгән кайсы гына төбәккә бармасын, аның составында шагыйрьләр булырга тиеш дип саный ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал.

Шагыйрь әлеге фикерен Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка «Татар шигърияте» экспедициясен тәкъдим иткәндә җиткерде. «Зур делегацияләр составында шагыйрь я булмаса сәнгатьле укучы артист бармы?», — дип сорады ул.

«Аңлавымча, бөтен делегацияләрдә дә шагыйрьләр булмый икән. Ә бит телнең матурлыгын бары тик шагыйрь күрсәтә ала. Бернинди җырчы да телнең матурлыгы җиткерә алмый. Соңгы вакытта җырларның сыйфаты нинди икәнен яхшы беләбез», — диде Рифат Җамал фикерен шәрехләп.

Үз эченә татар китаплары һәм журналлары күргәзмәсен дә алган «Татар шигърияте» экспедициясе татарлар яшәгән төбәкләр аша үтәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100