news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестивале кысаларында региональ фильмнары каталогы төзеләчәк

XVII Казан халыкара мөселман кинофестивале 5 – 10 сентябрь көннәрендә үтәчәк.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында региональ фильмнар каталогы төзеләчәк.

«Без быел тәвәккәлләп региональ кинематографистларның эшләрен җыеп карарга булдык. Кинофестивальнең эшлекле өлешенә без Россиядә урнашкан кинокомпания режиссерларын һәм продюсерларны чыкырдык», — диде Миләүшә Айтуганова Казан халыкара мөселман кинофестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

«Россия регионнарында төшерелгән күп фильмнар тамашачыга барып җитә алмый. Чөнки федераль прокат региональ фильмнарны алмый. Региональ фильмнар каталогы төзесәк, кинотеатрлар тамашачысына кызыклысын сайлап алырлар иде», - дип дәвам итте фестивальнең башкарма директоры.

Әлеге эшлекле сөйләшүгә Татарстан, Башкортстан, Якутия, шулай ук, Мәскәү, Иваново, Смоленск, Красноярск, Нальчик кинематографистлары катнашырга теләк белдергән.

XVII Казан халыкара мөселман кинофестивале 5 — 10 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Фестиваль ачылу тантанасы Казан Ратушасында, ябылу тантанасы «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үтә. Фильмнар «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100