news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Мин Фешин исемендәге училищеның үзгәрешсез калуы яклы

Мәдәният министры КФУның Фешин исемендәге училищены үз карамагына алу идеясе турында матбугатта чыккан хәбәрне шәрехләде.

Ирада Әюпова: Мин Фешин исемендәге училищеның үзгәрешсез калуы яклы

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ирада Әюпова Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесын КФУ карамагына күчерүнең катлаулы мәсьәлә булуын аңлатты. Мәдәният министры училищеның хәзерге статусында калуын тели.

«Бүгенге законнар буенча моны гамәлгә ашыру катлаулы. Монда оештыру буенча кыенлыклар бар», — диде ул журналистларга КФУның Фешин исемендәге училищены үз карамагына алу идеясе турында матбугатта чыккан хәбәрне шәрехләп.

«Казан федераль университетын РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә куя. Училище мәдәният министрлыгына карый. Биредә ведомостволар арасында аерымлыклар бар, алар бу этапта федераль законнар белән дә ныгытылган. Сәнгати уку йортлары үз эшчәнлеген мәдәният органнары карамагында тормышка ашыра», — диде министр.

Ирада Әюпова әйтүенчә, Россия территориясендә чама белән бер үк вакытта өч сынлы сәнгать уку йорты оешкан: Пенза, Одесса һәм Казан училищесы. Озак вакытлар Пензаныкы беренче дип саналган. Әмма архив документларны күтәреп беренче Казан сынлы сәнгать училищесы барлыкка килүе ачыкланган.

«Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы — Россия территориясендә беренче шундый уку йорты», — диде Ирада Әюпова.

«Бу училище эталон буларак төзелгән. Бу яктан караганда мин Фешин училищесының үзе булып калуы яклы. Бу — дәрәҗә! Безнең илдә ике генә училище — без һәм Орел — барлык дүрт юнәлеш — сынлы сәнгать, ДПИ, скульптура һәм дизайн буенча белем бирә», — диде ул.

  • Казанда ТР мәдәният министрлыгы карамаганда дүрт сәнгати училище бар. Болар — Казан театр училищесы, Казан хореография училищесы, Казан музыка училищесы һәм Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100