news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсен төзекләндерәләр

Тимур Нагуманов фикеренчә, уйланылган карарлар мәдәният учреждениесенә сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күчәргә мөмкинлек бирәчәк.

Әлмәттә Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсен төзекләндерәләр
instagram.com/nagumanovtd/ Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/culture/15-08-2020/v-almetievske-rekonstruiruyut-tsentralnuyu-detskuyu-biblioteku-imeni-tukaya-5763554

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Әлмәттә Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсен реконструкцияләү эшләре бара. Бу хакта Инстаграм социаль челтәрендә үз битендә район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

«Хәзерге дөнья заманча карарлар таләп итә. Г.Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсен төзекләндерү — искәрмә түгел», — дип язган муниципалитет җитәкчесе.

Архитекторлар һәм дизайнерларның максаты — кечкенә һәм яшь укучылар өчен популяр мәдәни киңлек булдыру. Анда һәркем кызыклы китап кына түгел, ә яңа хобби, уеннар, мавыктыргыч чаралар да таба алачак. Кызыклы кешеләр белән танышачак.

Нагуманов сүзләренчә, актуаль дизайн һәм киңлекне бизәүдә эстетик комфорт та үз ролен уйный.

«Безнең балалар кечкенәдән нәрсәнең модада, ә нәрсәнең искергән икәнен бездән яхшырак белә», — диде ул.

Район башлыгы фикеренчә, уйланылган төсләр, төрле зоналар, иминлек, уңайлылык, трансформалаштыру һәм интерактивлык учреждениегә сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күчәргә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100