Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Татарстан киносы көннәре «Сөмбел» фильмы премьерасыннан башланачак
Мини-фестиваль «Мир» кинотеатрында узачак, гадәттәгечә йолдызлар өчен кызыл келәм юлы, премьералар һәм иҗади очрашулар көтелә.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре Казанда 24-30 август көннәрендә узачак. Атна дәвамында тамашачыларга «Милли конкурс» номинациясендә XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасына кергән Татарстан кинематографистларының фильмнарын күрсәтәчәкләр. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мини-фестиваль «Мир» кинотеатрында узачак, гадәттәгечә йолдызлар өчен кызыл келәм юлы, премьералар һәм иҗади очрашулар көтелә. «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Казан мөселман киносы фестивале быел техник режимда узачак һәм тамашачылар өчен ябык булачак, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә Татарстан киносы көннәрен мини-фестиваль форматында үткәрү турында карар кабул ителде.
Айтуганова сүзләренә караганда, бу вакытка кинотеатрлар ачылмаса, Татарстан киносы көннәре Аксенов скверында узачак.
Чараны режиссерлар Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыевның «Сөмбел» кинолентасы ачачак. Картина Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшерелгән. Тулы метражлы кино төшерү Татарстан һәм Үзбәкстан Республикасында барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз