news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның халык артисткасы Тәслимә Фәйзуллина каберенә таш куелды

Әлеге тантаналы чарада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы, Тәслимә ханымның туганнары һәм талантлы артистканың шәкертләре катнашты.

Татарстанның халык артисткасы Тәслимә Фәйзуллина каберенә таш куелды
Тинчурин театрының матбугат үзәге

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Бүген, 17 нче июль, Самосырово бистәсендәге «Әл-Мәрҗани» мәчете карамагындагы мөселман зиратында Татарстанның халык артисткасы Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина каберенә таш куелды. Бу хакта Тинчурин театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Әлеге тантаналы чарада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы, Тәслимә ханымның туганнары һәм талантлы артистканың шәкертләре катнашты.

  • Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина — драма актрисасы, педагог; Татарстанның халык артисты (2008); Салават драма (1972-1977 елларда), Республика күчмә (1977-1988 елларда), Кәрим Тинчурин исемендәге (1988-2018 елларда) театрларда уйнаган актриса, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм Казан театр училищесы педагогы.
  • Тәслимә Фәйзуллина 2018 елның 14 октябрендә вафат булды. Тамашачы аны Ф.Г.Лорканың «Бернарда Альба йорты» спектаклендә Бернарда Альба, Туфан Миңнуллинның «Саташу»ында Галиябану, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Флюра, Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче»сендә Убыр, «Бер тамчы ярату» спектаклендә Рабига рольләре аша хәтерли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100