news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Красноярскида Себер татарларының 17–18нче гасырга караган көнкүреш әйберләре табылган

Тарихи артефактлар табылган җиргә килгән археологлар XVII-XVIII гасырга караган уникаль каберлекләр табалар.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Красноярск өлкәсендәге Анцирь авылы янында Себер татарларының тарихына караган артефактлар табылган. Табылдыкларның барысы да якынча XVII–XVIII гасырга карый. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. 

Тимер эзләгеч ярдәмендә очраклы рәвештә балта, бакыр ритуаль эшләнмәләр, пыяла төймәләр, ук савыты өчен бакыр ыргак табыла.

Тарихи артефактлар табылган җиргә килгән археологлар XVII–XVIII гасырга караган уникаль каберлекләр табалар. Алар Себернең төп халкы — Себер татарлары мәдәниятенә карый, диелгән хәбәрдә.

«Бу — Себернең ул гасыр тарихы өчен бик сирәк табылдыклар. XVII–XVIII гасырлар чоры тарихчыларга XVIII–XIX гасыр язма чыганакларыннан гына билгеле. Шул ук вакытта бирегә руслар килгәнче яшәгән Себер татарларының мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре турында мәгълүматлар бик аз», - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Узган елның көзендә археологлар Канск районындагы казу эшләре вакытында гуннар чорына караган әйберләрне тапканнар. Гуннар — хәзерге татарларның турыдан-туры бабалары. Галимнәр борынгы кешенең төрле чорларга караган яшәү урыннары комплексын эзләп тапканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot