Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Әкият» курчак театры «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле репетицияләрен башлады
Спектакльнең премьерасы сентябрь аена планлаштырылган.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театрының татар труппасы «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең репетицияләрен башлап җибәрде. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
Курчак театры коллективы җәйге ялдан чыгып, яңа спектакльләргә репетицияләрен башлап җибәрде. Рус труппасында Р.Киплингның «Маугли» спектакле репетицияләре бара.
Спектакльне театр режиссеры Рафаэль Таһиров куя. Куючы рәссам — Софья Шахновская (Мурманск); композитор Азат Хөсәенов; балетмейстер — Сәлимә Әминова. Сәхнә хәрәкәтләрен, ул исәзптән сугыш күренешләрен Марсель Зиннәтуллин әзерли.
Татар труппасы тетарның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев белән Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куя башлады. Матбугат үзәге театр цехларында актив эш кайнавын хәбәр итә.
Спектакльнең премьерасы сентябрь аена планлаштырылган.
Театрда тагын берничә спектакльгә әзерлек бара. Болар — Илгиз Зәйниевның «Тыпырдык» спектакле, «Приключения пингвиненка Пинка» бәби театры һәм «Волк и семеро козлят» әкияте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз