Чирмешән төбәгендә чувашларның Агатуй бәйрәме үтте

Анда 300дән артык кеше җыелган иде

 (Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Чирмешән районы Иске Элмәле халкы чуваш Сабан туе – Агатуй бәйрәмендә күңел ачты.

Бирегә тирә-күрше авыллардан кунаклар күп җыелды, 300дән артык кеше төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашты, тәм-томнар белән сыйланды. Ә иң кызыгы бала-чагага булды, алар батутта сикереп рәхәтләнделәр, уеннар уйнады, дискотекада биеде, дип яза Чирмешән җирле газетасы.